Зиләнең Мараты югалган… Бер-берсен студент эскәмиясеннән белгән, тулай торакта биш ел буена бер бүлмәдә яшәп, гомерлеккә дуслашкан ахирәте Раушанияга бу хәбәр яшен суккандай тәэсир итте. Районда төпләнеп, үз гаиләсе, шатлык-мәшәкатьләре белән яшәп яткан кичәге сабакташы күз ачып йомганчы башкалада – Зилә янында иде инде.
Мараттан инде өченче тәүлек бер хәбәр дә юк, телефоны сүнгән. Җомга көнне эшкә киткән җирдән юк булган. Ә өйдә яшь ярымлык кызын кочкан алма кебек хатыны үзенә урын таба алмый, инде шалтыратмаган дәваханә, морг калмаган. Дуслары да, туганнары да берни белми. Хезмәттәшләре әйтүенчә, бу көнне ул эштә күренмәгән, отгул алган. Полиция эзли, тик әлегә бернинди нәтиҗә дә юк.
“Монысы бөтенләй сәер. Отгулын алырга исәбе булса, миңа алдан әйтер иде. Монда ниндидер криминал ята, Эдикның эше булуы мөмкин. Маратым бәлагә тарыган. Бәлки, ул исән дә түгелдер инде…” – Раушанияны күрүгә йөрәге өзгәләнгән хатын үксеп еларга кереште.
Тормышы җайланып кына килә иде бит Зиләкәйнең. Ниһаять, үз тиңемне очраттым, дип очып кына йөри иде. Кырык ике яшендә беренче сабыен – кызлары Нәфисәне кулына алгач, ул үзен бәхетнең җиденче катында итеп тойды. Ә моңа кадәр…
Язмышы ак төсләрдән генә торырга, бик бәхетле булырга тиеш иде Зилә. Чаялыгы, үткерлеге, тырышлыгы белән 1нче курстан ук башкалардан аерылып торды ул. Укытучылар арасында да абруе зур иде. Бишенче курста аңа факультет деканы: “Синдә бүгеннән мәктәп директоры итеп куярлык сыйфатлар бар!” – дип, Зиләгә матур киләчәк юраган иде. Тик башкала урамындагы баганага зур хәрефләр белән язып куелган игълан кызның бөтен уй-ниятләрен үзгәртте дә куйды: “Күмәртәләп сату базасына менеджерлар таләп ителә. Хезмәт хакы югары…” Уфада калу хыялы да, зур хезмәт хакы алып эшләү теләге дә берьюлы үтәлә түгелме соң?!
Зиләне оешмага шатланып алдылар. Бүлеккә җыелган кызлардан югары белемле булуы белән генә түгел, эшчәнлеге, һәр нәрсәгә тиз төшенүе белән дә аерылып торды ул. Шуңа да кызны тиз үрләттеләр, чәй эчеп, керфек-ирен буяп утырырга күнеккәннәр арасында өлкән менеджер итеп сайладылар. Әлбәттә, хатын-кызлар көндәшлекне авыр кичерде. Төрлечә аяк чалулар, мөһим документларны “югалтулар”, начальникка әләкләшүләр – барысы да булды. Әмма канына сеңгән зыялылык Зиләгә түбәнчелеккә төшәргә ирек бирмәде.
Арада Эльза дигәннәре бүлектә су болгатырга яратуы белән күптән танылган. Зиләнең артында гайбәт сүзләр сөйләсә дә, үзе каршында юха еланга әверелә дә куя. Тик шунысы: утны-суны кичкән бу туташ Зиләнең күңеленә барыбер үтеп керә алды, якын ахирәтенә әйләнде.
Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, диләрме әле?! Эштән буш вакытларын Эльзаның танышлары, дуслары компаниясендә еш үткәрергә гадәтләнеп китте кыз. Мондагы ир-егетләр Зиләнең хыялындагыдан бик нык аерыла иде. Әтисе, ике абыйсы кебек инсафлы, тәрбияле, хатын-кызга карата ихтирамлы түгелләр. Сүгенеп, тупас, мәгънәсез сөйләшүләре, билдән түбән юмор, исереп ауганчы хәмер эчүләре бик сәер тоелса да, маҗаралар өермәсе әле тормыш тәҗрибәсе булмаган авыл кызын бөтереп алды.
Эдик белән дә шушы компаниядә танышты Зилә. Аз сүзле, йомакай егет, башкалар белән чагыштырганда, фәрештә кебек тоелды кызга. Эльза да бу икәүне кавыштыру яклы иде. “Шәп кеше ул. Ит чабучы булып эшли. Авызың-борының гел майда булыр, ычкындырма!” – дип мактап туялмады.
Никах туенда егет ягыннан базарда бергә эшләгән берничә иптәшеннән һәм ут кебек чәчрәп торучы Эльзадан башка беркем дә булмавы бик күпләрне гаҗәпләндерде. Зиләнең әти-әнисе кияү балакайның чыгышы турында сүз каткач, Эльза: “Әти-әнисез үскән ул. Бер абыйсы бар, ул Пермьдә яши. Туйга килә алмады, тик бүләген почта аша җибәргән”, – дип авызларын тиз япты.
Ата-ана йөрәге сизгер була шул. Егет чын йөзен битлек артына яшерергә тырышса да, монда нәрсәнеңдер ятканын сизенде алар. 27 яшьлек Эдикның инде ике тапкыр тимер рәшәткә артында утырган, хәмер эчсә, үз-үзен белештермичә, сугыша, бөтен нәрсәне вата-җимерә торган әшәке бер бәндә булуы туйлар үткәч тә аңлашылды. Зиләнең көннән-көн сулуын күреп, сабакташ дусты Раушания ахирәтенең бу иблистән тизрәк котылуын теләсә, Эльза исә “түзәргә кирәк, бөтен ирләр дә бер калыптан” дип тынычландырудан ерак китә алмады. Кыйналып, җәберләнеп, кеше күзенә күренергә гарьләнеп яшәлгән көннәре елларга сузылды. Эчеп котырган шундый төннең берсендә күзенә ак-кара күренмәгән ир Зиләне җиденче кат балконыннан аска ташлый язды. Ярый әле күршеләре коткарды үзен…
Андый кешедән тиз генә котылыр-сың, бар! Эзәрлекләү, янау, кыйнаулар Зилә Эдиктан күченеп киткәч тә дәвам итте. Бу мәхшәрне ирнең янә тимер рәшәткә артына эләгүе генә туктата алды…
Зилә әле бик озак көчле затларга ышанычын кайтара алмый йөрде. Авызың бер пешкәч, өреп кабасың икән шул. Аның каравы, ипотекага фатир алды, эштә дә үрләттеләр үзен. Ә дуслар кайгыда гына түгел, шатлыкта да сынала. Зиләнең уңышларын күтәрә алмады Эльза, кара көйде, Эдикның кабат төрмәгә эләгүендә аны гаепләде, сөйләш-мәс булды.
Ә аннары Зилә Маратны очратты. Эдикның нәкъ киресе, йомшак телле, зәвык белән киенә, чәчәкләргә, кинога, рестораннарга акчасын кызганмый. Үз җаена, вакытында ашап, вакытында ял итеп, рәхәт яши белә торган кеше. Әнә шундый тыныч ир белән бергә яшәп китү өчен җитди сәбәп тә озак көттермәде: Зиләкәй кыз әнисе булды… Аның түгәрәк бәхете өчен сөенмәгән кеше булды микән?! Бигрәк тә Раушаниясы шатланды, ара ерак дип тормыйча, вакыты булган саен нәни Нәфисәгә бүләкләрен төяп килеп җитәр иде. Беркадәр вакыт үпкәләп, аралашмый йөргән Эльзасы да Зиләгә кабат елышты. Килгән саен “Үземнеке булмагач, бигрәк тансык шушы бала”, – дип, күз яшьләрен сөртә-сөртә, Нәфисәне сөйде.
Эльза килгән көннәрдә Зиләләрдә аеруча күңелле. Аның кычкырып көлеп җибәрүе генә ни тора! Ут кебек янып, күзләре балкып торган хатын килгән көннәрдә Марат та җанланып китә, шкафтан затлы шәрабын алып, кунакны сыйлый. Соңга калынса, Зилә үзе үк Мараттан Эльзаны машинасында өенә илтеп куюын сорый…
– Менә шундый чакта Эльза да янда юк, ичмасам. Аның танышлары күп, берәрсенә чыгар, сөйләшер иде. Бу арада телефонын да алмый. Әллә авырып китте… – Зилә авылдан килеп, нәрсә киңәш итәргә дә белми аптырап калган Раушанияга эндәште.
– Өенә барып киләсеңме соң әллә? Нәфисә белән үзем калам…
СССРның 50 еллыгы урамындагы биш катлы “хрущевка” йортның домофон төймәсенә барып басканчы йөрәге ашкынып, ярсып типте хатынның. Төймәгә кабат-кабат басып та җавап бирүче булмады. Инде борылып китәргә җыенганда, подъезд ишеге ачылды. Зилә, ишектән чыгып килүчене этеп, эчкә томырылды. Бишенче каттагы иске дермантины кубып, яңаклары таушалып беткән ишек янындагы кыңгырауга басты. Фатирдан килгән көчле музыка тавышы бераз басылды.
– Бу нинди аңгыра күршеләр булды соң! – Эчтән килгән таныш тавыш хуҗасы ишекне тибеп дигәндәй ачып җибәрде…
Зиләнең бөтен язмышын, серен күп еллар белгән иң якын ахирәте артында өч көн элек югалган Мараты басып тора иде…
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-04-05/ahir-t-2756546