Башкортстанда җырчы Мәҗит Алкин вафат булган

Башкортстанда җырчы, фольклорчы, профессор, Башкортстанның атказанган артисты Мәҗит Алкин вафат булган.

 Хәбәр итүенчә, җырчы 26 мартта туган авылында җирләнгән. Җырчыга 82 яшь булган.

Музыкаль мәдәниятне үстерүдәге зур казанышлары өчен Мәҗит Алкинга «Башкорт АССРның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән. Мәҗит Алкин күп еллар актив һәм нәтиҗәле фәнни-методик эш алып барды. 1971 елда диссертация яклый.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/baskortstanda-yrcy-mait-alkin-vafat-bulgan-5852670

Бәйле