Бер яшьлек баласын карамаган да, ашатмаган да…

Хатынга карата җинаять эше кузгатылган.

Бакалы районында урындагы хатынның бер яшьлек улын эчкечелек, өйдә антисанитария һәм туберкулезның куркыныч формасы белән авыручы ир-ат белән яшәгәне өчен тартып алалар.

Хатынга каршы баланы тәрбияләү буенча вазыйфаларын үтәмәү турында җинаять эше кузгатыла. Бу хакта Төбәк прокуратурасы хәбәр итте.

Күзәтчелек ведомствосында малайның әнисе аны тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән һәм бозылган ризык ашаткан, дип өстәгәннәр. Баланы тартып алырга һәм приютка тапшырырга туры килгән.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-04-06/ber-yashlek-balasyn-karamagan-da-ashatmagan-da-2758767

Бәйле