11 яшендә балага узган…

-- ГолияУфа

Булачак әтигә 15 яшь…

Красноярскийда 11 яшьлек укучы балага узган. Үзенең хәле турында йөклелек 6 айга җиткәч кенә белгән. Булачак баланың әтисенә 15 яшь…

Кызның йөкле булуын Ленин районы дәваханәләренең берсендә теркәгәннәр.

Уку елы башында кыз 15 яшьлек үсмер егет белән очраша башлаган. Ике якның да ризалыгы белән алар җенси мөнәсәббәткә керә: сентябрьдә ике баланың да дәресләре алданрак тәмамлана, ә әти-әниләре өйдә булмый…

Ярты елдан соң кыз эче авыртуга зарлана башлый. Балалар табибы йөкле булуын фаразлаган, һәм укучыны гинекологка җибәргән. Ул кызның йөкле булуын раслаган. 15 яшьлек егеткә җинаять эше кузгатканнар, әмма аны тоткарламаганнар.

Тикшерү комитетында хәбәр ителгәнчә, егет кызга 11 яшь кенә булуын белгән.

Булачак әти гаебен таныган. Әгәр көчләү факты ачыкланса, аңа 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы яный.

Фото:  tvk6.ru

Бәйле