«Кара көчләр»дә ярдәм итә алмаган…

-- ГолияУфа

Күрәзәчегә барма, диюләре дөрес шул…

Кара көчләр белән мавыгу Түбән Камада яшәүче 64 яшьлек хатын-кыз өчен «Мошенничество» мәддәсе буенча җинаять эше кузгату белән тәмамланган.

Тикшерү версиясе буенча, ул газеталарда төрле йолалар үткәрү турында игълан урнаштырган һәм клиентыннан 200 мең сум алган.

«Сәламәтлегем начар. Апамны карарга кирәк. Зинһар, гафу итегез мине», — дип белдергән судта хатын.

«Бәлагә таручы проблемалар белән очрашкач һәм якыннары авырып киткәч, язмышын ачыкларга булган. Шулай итеп, ул дәвалаучы, күрәзәче хезмәте күрсәтү турында белдерү тапкан», — ди Түбән Кама шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Илназ Сөнгатуллин.

«Сихерче» 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте.

Фото: polzam.ru

Бәйле