«Хәзер аның белән аралашмыйбыз».
«Әлеге хәлләр турында беркемгә дә сөйли алмыйм. Тик күңелемдә яткан авыр йөктән дә арынасым килә.
Мин 5 яшемнән ике тормыш белән яшим. Берсендә — акыллы, тырыш, сабыр холыклы кыз, икенчесендә — озак еллар мәсхәрәләнгән, бар нәрсәдән курыккан, үз-үзенә ышанмаган кеше.
Абыем миннән 8 яшькә өлкән. 5 яшьлек чагымда әти белән әни аерылышты. Әти фатирдан чыгып киткәч, без өчәү яши башладык. Әни һәрвакыт эштә. Билгеле, ике баланы берүзенә тәэмин итү җиңел түгел иде.
Тәүге вакытта абыем белән өйдә икәү генә калгач, ул миңа өлкәннәр өчен булган рәсемнәр, фильмнар күрсәтә иде. Бу миңа кызык та түгел иде, әмма абыйдан курку көчле булды. Ә соңыннан ул миңа кагыла да башлады. Дөресен генә әйткәндә, бу вакытта мин нәрсә булганын аңламый да идем. Хәтерлим әле, обойдагы чәчәкләрне карап ятканым…»
Әни бик кырыс булса да, безне ярата иде. Тәүдә әнинең холкыннан куркып бу хәлләр турында сөйләмәсәм, соңрак абый: «Әнигә сөйләсәң, ул борчылудан үләчәк. Без әнисез дә, әтисез дә калачакбыз» диде. Шулай еллар үтте.
Миңа инде 17 яшь. Абыем да бу эшеннән 18 яше тулгач туктады. Аның белән аралашмыйбыз. Әни бернәрсә дә белми.Безнең аралашмаганга борчыла. Мин бик акыллы егет белән очраша башладым. Аңа да сөйләргә куркам», — дигән хат калдырган социаль челтәрләрдә Зарина.
Фото: silavmisli.ru