Гөлләргә (…) эремәсен сибеп, бетчәләрдән котылырга мөмкин

-- ГолияУфа

Билгеле бакчачыларның киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Гөлләрдәге бетчәләр бүлмә үсемлекләрендә урнашып, аларны корытырга мөмкин. Моннан тыш, бетчәләр бик тиз тарала: бер үсемлек башкаларны да зарарларга мөмкин. Алардан ничек котылырга соң?

Бакчачылар хуҗалык сабынының файдасын билгели. Аны эре кыргычтан чыгарыгыз. Сабынның бер өлешенә кайнар су салыгыз һәм сабынны эретегез. Аннары суның тагын 4 өлешен өстәгез.

Үсемлектән зарарланган яфракларны алып ташлагыз һәм аны пульверизатордан әлеге эремә белән эшкәртегез. Берничә көннән гөлләргә янә сабын эремәсен сиптерегез.

Фото:  vdnh-nv.ru

Бәйле