«Теге дөнья»дан кайткан…

-- ГолияУфа

Җирләнгән ир бер тәүлектән соң кайтып кергән…

Һиндстанда 55 яшьлек кеше акча эшләргә — шикәр камышы җыярга китә. Берничә көннән ул туганнарына һәм якыннарына шалтыратмый башлый. Берникадәр вакыттан соң туганы аның гаиләсенә ир-атның гәүдәсен автобус тукталышы янында тапканнарын хәбәр иткән.

Гәүдәне таныр өчен үлгән кешенең улын чакыралар. Улы әтисен таныган. Бераздан мәетне гаиләгә биргәннәр һәм аны барлык гореф-гадәтләрне үтәп, җир куенына тапшырганнар.

Бер тәүлектән соң ир өйгә кайтып кергән…

— Без һаман да шок хәлендәбез, — ди аның туганнары. Әлеге хәл буенча тикшерү уздырыла. Хәзер хокук сакчыларына җирләнгән ир-атның шәхесен ачыкларга туры киләчәк.

Фото: Pinterest

Бәйле