Алсу Фазлыева: «Әти үлгәч, ярты ел җырлый алмадым»

-- ГолияУфа

Сынаулар безне көчле итә, дисәләр дә…

Азат һәм Алсу Фазлыевларның иҗатын кем генә яратмый икән? Матур дуэтлары белән эстрада тормышына килеп керделәр дә, хисчән җырлары белән күңеләрне яуладылар. Бүген бу матур пар 10 айлык кызларын үстерә. Чыннан да, соклангыч гаилә. Тик аларның тормышлары да һәрвакыт матур мизгелләрдән генә булмаган.

«Соңгы концертларыбыз Казанда әтинең үлеме алдыннан булды. Аннары мин ярты ел җырлый алмадым», — дигән Алсу социаль челтәрләрдә.

Тиздән пандемия башланган. Артистларга озак вакыт өйдә утырырга туры килде. Инде янә җырлар яздырырга гына тотынгач, Алсу үзенең йөкле булуын аңлаган. Азатка бу вакытта берүзенә генә дә чыгыш ясарга туры килгән.

Бүген инде бу матур пар яңадан эшкә чумган. Тиздән яңа программаларын да күрчәкбез әле.

Фото: ВКонтакте социаль челтәреннән

Бәйле