Ураза тоту — ашау-эчүдән генә тыелу түгел!

2 апрельдә Рамазан-Шәриф ае башланды. Ураза тоту турында Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) нинди хәдисләре бар?

Әбу Һөрайрадән (Аллаһ аннан разый булсын) риваять кылына, ул әйткән: Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) әйтте: «Ураза тоту бары тик ашау-эчүдән тыелып торуны гына белдерми. Чынлыкта, ураза – ул вакытны файдасыз уздырудан һәм әшәке сүзләрдән тыелу».

Әбу Һөрайрадән (Аллаһ аннан разый булсын) риваять кылына, ул әйткән: Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) әйтте: «Начар сүзләрдән һәм гамәлләрдән туктамаган кешенең ризык һәм эчемлекләрдән тыелуына Аллаһ мохтаҗ түгел».

Әбу Һөрайрадән (Аллаһ аннан разый булсын) риваять кылына, ул әйткән: Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) әйтте: «Ураза – ул кешене җәһәннәм утыннан саклый торган калкан».

Әгәр дә сезнең берегез ураза тота икән, ул сүгенү сүзләре кулланмасын һәм тавыш күтәрмәсен. Әгәр кем дә булса аның белән сүзләшергә (тарткалашырга), яки кыйнашырга тели икән, ул: “Мин ураза тотам”, – дисен. (Мөслим).


Габдулла бин Гамердән (Аллаһ аннан разый булсын) риваять кылына, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) әйткән: «Тотылган ураза һәм укылган Коръән Хисап көнендә кол өчен шәфәгать сораячак. Ураза әйтер: “Йә, Раббым! Мин аңа ашарга һәм нәфес теләкләрен үтәргә комачауладым. Минем шәфәгатемне кабул ит!” Коръән әйтер: “Мин аның төнге йокысына комачауладым. Минем шәфәгатемне кабул ит!» (Әхмәд, Бәйхакый, Хәким).

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2022-04-07/uraza-totu-ashau-ech-d-n-gen-tyelu-t-gel-2760004

Бәйле