«Дөньядагы үзгәрешләр нык борчый…»

Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова күңелендәге уй-кичерешләре белән уртаклашты.

«Дөньядагы үзгәрешләр бик борчый. Кәеф булмаса, ничек яшәргә? Телевизор, интернет, радиодан яңалыкларны тыңлыйсы килмәгән вакытта да, уңай якка үзгәрешләр бар микән, дип көтеп аласың. Үземнең әллә ни яңалыгым юк, әмма дөньядагы үзгәрешләр бик борчый, мине генә түгел, бар кешелекне.

Яңа җырларымны әзерләп утырганда, үзем сезнең янга яңа концертлар белән барып җитеп булыр микән, дип уйлыйм…

Җырын тыңларга, концертка, ял итәргә барырга да өлгерергә була, әгәр тынычлык, күңел ышанычын акларлык тотрыклылык булса. Тартып-сузып яшәгәндә, соңгы эшеңнән дә мәхрүм калсаң, вакытында эш хакың килеп тормаса, күтәренке рух каян булсын? Халыкның концертка барып ничек итеп җыр тыңлап утырасы килсен инде? Кая гына җиткерергә ул акчаны?

Дөнья хәлләре үз эшен эшли бит… Шунысы өметләндерә, барысы да уңай хәл ителер дип ышанабыз! Барыбыз өчен дә бу тыңгысызлыклар уңай һәм тизрәк хәл ителсен. Дөньялар тынычланып, илдә кайгы-хәсрәткә урын калмасын! Әйе, көтәбез, көтәбез», — дип язган Зәйнәп ханым социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-04-10/d-nyadagy-zg-reshl-r-nyk-borchyy-2763705

Бәйле