«Курчакларым белән уйный алмадым инде, әни…»

-- ГолияУфа

Табибның ваемсызлыгы аркасында 2 яшьлек кыз вафат булган.

Новосибирск өлкәсендә «Ваемсызлык» җинаять мәддәсе буенча 65 яшьлек балалар-хирургын хөкем итәчәкләр. Тикшерүчеләр аның гаебе буенча ике яшьлек кыз үлгән, дип саный.

Әлеге хәл 2020 елның гыйнварында булган. Кич белән балалар дәвалау учреждениеләренең берсенә ашыгыч медицина ярдәме бригадасы бик нык эче авырткан баланы алып килгән. Табиблар аны караган, әмма дөрес диагноз куймаган. Сабыйның хәле начарлана барган. Хирурглар операция ясарга тиеш булган, ләкин аны билгеләмәгәннәр.

— Гаепләнүче пациентны хирургия бүлегенә госпитализацияләүдән баш тарткан һәм баланы икенче дәваханәгә җибәргән. Икенче көнне иртән бала вафат булган, — дип хәбәр иттеләр Новосибирск өлкәсе Прокуратурасында.

Тикшерүчеләр табибның үз гаебен танымавын билгели. Район үзәк суды тиздән бу эшне караячак. Ир-егеткә биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Фото: privet-rostov.ru

Бәйле