Уфада алтынчы сыйныф укучысы үз-үзенә кул салган…
Кичә 12 яшьлек малай, дәресләр хәзерләргә үз бүлмәсенә кереп киткән. Күпмедер вакыттан соң әнисе аның тавышы булмаганга бүлмәсенә кергән һәм үсмернең үле гәүдәсен тапкан.
Билгеле булганча, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлектә бала учетта тормаган һәм мәктәптә яхшы укыган. Гаилә яхшы яктан гына характерлана. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.