Владимир Жириновский:»38 ел мин ялгыз»

-- ГолияУфа

Күренекле сәясәтче хатын белән күптән аерылган иде.

Берничә көн элек Русия легендар сәясәтче Владимир Жириновский белән саубуллашты. ЛДПРның алыштыргысыз лидеры һәрвакыт энергияле, үткен акыллы, оратор һәм чын патриот иде ул. Сәясәтченең шәхси тормышы шулай ук якты һәм бай иде.

Жириновский Галина Лебедева белән Абхазиядә 1967 елда танышкан. Студентлар шунда ук бер-берсенә гашыйк булган, ә Мәскәүгә кайткач, туй ясаганнар.

Ир белән хатын 8 ел бергә яшәгәч, аерылышканнар. Владимир Вольфович моны характерлары туры килмәү белән аңлаткан. «Мин аерылганга 38 ел. 38 ел мин ялгыз. Яхшы кеше ул, ләкин ул көчле, кырыс, ихтыярлы — миңа туры килми! Миңа хуш исле чәчәк кирәк. Ә бу — офицер! Ә гаиләдә ике офицер була алмый. Ул әтисенә охшаган. Әтисе — беренче ранг капитаны, моряк иде, ә хатыным — аның яраткан кызы. Әтисен бик яраткан кызлар башка ир-егетне ярата алмый, чөнки әтигә мәхәббәт — бар яктан да камил мәхәббәт ул», — дигән булган Жириновский.

Сәясәтче аңа башка хатын-кыз туры килер иде, дип белдергән. Һәм Жириновский шундый хатын-кыз белән танышкан да. Ләкин аның белән дә мөнәсәббәтләр өзелгән.

Исегезгә төшерәбез, Галина Лебедева белән Владимир Жириновскийның уллары Игорь бар. Шулай ук депутатның башка хатын-кызлардан Олег һәм Анастасия исемле балаларын барлыгы да билгеле.

Фото:  alrf.ru

Бәйле