Кычкырма миңа, начальник!

-- ГолияУфа

Җитәкче булу өчен бер мөһим сыйфат кирәк.

Психолог һәм фәннәр кандидаты Дэвид Уэдельф лидер булырга бер мөһим сыйфат ярдәм итәчәк, ди.

12 еллык тикшеренүләр нигезендә ул барлык бөек җитәкчеләрнең дә уртак сыйфатларын тапкан һәм коллективның лидеры булырга һәм хезмәттәшләрендә хөрмәт яуларга ярдәм итә торган ысулны атаган.

«Җитәкче кешеләр не күбрәк үкзәткән саен, мин аларның карашлары охшаш булуын аңладым», — дип билгели Даген. Психолог әйтүенчә, барлык лидерларга стресслы хәлләрдән чыгу юлларын табарга ярдәм итә торган тынычлык хас.

«Әгәр дә җитәкче командасын төрлечә җәзалый икән, кычкыра һәм агрессивлык күрсәтә, аның хезмәткәрләре нәтиҗәлелекнең иң түбән дәрәҗәсенә ирешә», — дип ассызыклый психолог. Аның сүзләренчә, лидер ягыннан ачу чагылышы кирәксез стресс өсти, ул команда әгъзаларын яңа нәтиҗәләргә хәрәкәт итү урынына хаталарда озак вакытка тоткарланырга мәҗбүр итә.

Уэдельф бөек җитәкчеләрнең һәрвакыт тыйнак һәм тыныч булуын аңлата. Аларның ситуацияне ышанычлы хәл итү һәм хис-кичерешләргә бирешмәс өчен җитәрлек тәҗрибәсе бар. Психолог билгеләп үткәнчә, нәтиҗәлелек «аек акыл» таләп итә, шуңа күрә бары тик үз-үзен тота белгән һәм проблеманы тыныч бәяли белгән кешеләр генә лидер була.

Фото: news.myseldon.com

Бәйле