«Күзләргә яшь килә, тамак төбенә төер утыра…»

Илсөя Бәдретдинова елатып туктый инде ул шулай.

Унбер көн дәвамында Казанның «Уникс» сәхнәсендә Илсөя Бәдретдинова концертлары узган. Җырчының концерт директоры Гүзәл Карамиева тамашадан соң хис-кичерешләре белән уртаклашкан.

«Казан!!! Унбер көн!!! Чынлап та, кем уйлаган гап-гади авыл кызы шуның хәтле тамашачы җыеп, күзенә каратып тотар дип. Тамашачының сәхнәдән Илсөяне җибәрәсе килмәве, ирексездән күзләргә яшь китерә, тамак төбенә төер утыра… Бу халәт әле бик озакка барачак… Әйтәсе килә, бу халәт артында күпме йокысыз төннәр, тырышлык. «Ял ит, Илсөя», – дигән сүзгә Илсөянең җавабы: «Миңа бүген кирәк, Гүзәл», – дигән сүзне ишетәм. Иртәгә эшләрмен әле, сүзен Илсөядән мәңге ишетмәссең. Илсөя, син зур хәрефтән маладис! Син сәхнә өчен яратылган бала, син халыкчан, гади, син чын, шуңа күрә сине кечесе дә, олысы да хөрмәт итә. Синең сөйләм телеңә, креатив булуыңа, сәхнә киемнәреңнең эскизларына кадәр үзең ясап утыруыңа таң калам мин.

Егерме еллык юбилей концертын «Татнефть Арена»да үткәрегез, дип күпләрегез әйтә. Әлбәттә, мөмкин анда уздырырга. Оештыручыларның да тәкъдимнәре күп булды. Тамашачыларыбыз да җыелыр, ләкин Илсөянең җавабы шулайрак: «Миңа тамашачының күзен күрергә кирәк, алар белән бер дулкында булырга кирәк, аренада бу мөмкин түгел, диде. Шуңа күрә, безнең өчен иң уңай зал ул әлегә «Уникс» концертлар залы…» – дип язган Гүзәл ханым социаль челтәрдә.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-04-12/k-zl-rg-yash-kil-tamak-t-ben-t-er-utyra-2765314

Бәйле