Җирдә яткан нәрсәне алырга ярамый?

-- ГолияУфа

Табылган әйберләр бәхетсезлеккә китерергә мөмкин.

Җирдән яткан кайбер әйберләрне алырга кирәкми. Эзотериклар фикеренчә, мондый күренеш күңелсезлеккә һәм бәлагә китерергә мөмки. Нәрсәләр янынна узып китәргә соң?

Акча янчыгы. Мошенникларның акча янчыклары белән бәйле күп хәйләләре бар, шуңа күрә җинаятьчеләрнең тозагына эләгү — гадәти күренеш. Әгәр күңелсезлекләргә эләгергә теләмәсәгез, җирдә яткан портмонены читләтеп үтү яхшырак.

Тиен акча. Вак акчаларны еш кына төрле ритуаллар өчен кулланалар. Еш кына, финанс проблемаларыннан арынырга тырышып, алар ярдәмендә бәхетсезлекне башкаларга күчерәләр.

Булавка һәм башка чәнечкеле предметлар. Эзотериклар табылган энәле әйберләр негатив энергетикага ия, дип раслый. Өлкән яшьтәгеләр энәләр ярдәмендә сихер салынуы турында да еш сөйли. Мондый предметларга кагылу ярамый, бигрәк тә, әгәр аларны өегезнең бусагасында табылса.

Бизәнү әйберләре. Беренчедән, шулай ук мошенниклар корбаны булу куркынычы бар, икенчедән, металлар үз хуҗасының энергетикасын сеңдерә, дип санала. Табылган әйбер белән аның хуҗасының бәхетсезлеген үзегезгә алырга мөмкинсез.

Фото: shkolazhizni.ru

Бәйле