«Әтием ураза тота, әнием эчеп ята»

Шундый изге айда изге гамәлләр генә кылсак иде дә бит…

«Әтием ураза тота, ә әнием дүртенче көн инде эчеп ята. Картәни кеше инде ул, аңламагач аңламый икән адәм баласы. Мин бәләкәй чакта, 1 яше дә тулмаган сеңлемне миңа калдырып, ахирәтендә эчеп ята иде. Исемә төшсә, әле дә йөрәгем әрни. Авырыйм, дип һәрвакыт дару эчә, ә аракы эчсә — бернәрсә дә кирәкми, бер җире дә авыртмый. Ул бу төркемне укый. Әзрәк булса да оялмас микән, дип язам», дигән язма калдырган бүген социаль челтәрләрдә бер хатын.

Комментарий язучылар эчкече хатынның ирен кызганган. «Эчкече хатыннарга һәрвакыт шундый акыллы ирләр эләгә», «Бер акыллыга — бер исәр», «Эчкән хатыннарын ирләре дә ярата бит», дип язучылар да бар. Их, ни өчен дөнья шундый аклы-каралы икән, соң?..

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-04-12/tiem-uraza-tota-niem-echep-yata-2766316

Бәйле