Сөйгәнен лезвие белән кискәләп, карындагы баласыннан котылмакчы булган

-- ГолияУфа

Волгоградта яшәүче 25 яшьлек егет законсыз иректән мәхрүм итү, үтерү һәм газаплау өчен кулга алынган.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, узган елның 17 декабрендә 27 яшьлек хатын Тимирязев урамы буенча йортның бер фатирына килгән. Ул сөйгәненә авырга узуы турындагы шатлыклы хәбәрне җиткермәкче булган. Әмма ир-егетне бу хәбәр чыгарыннын чыгарган. Ул фатирны эчтән бикләгән дә, үтерү белән янап, кызны кыйный башлаган.

Ир күбрәк хатынның корсагына, җенес әгъзаларына сугарга тырышкан. Соңрак табиблар хатынның шушы урыннары бик нык җәрәхәтләнүен билгеләгән. Бары тик ниндидер могҗиза белән хатын, ярдәм сорап, әнисенә СМС җибәрә алган. Әнисе шунда ук участковый белән килгән.

Ирне тоткарлаганнар. Хатын сөйләвенчә, сөйгәне аны лезвие белән кискәләп, кан югалтудан үләчәген теләгән.

Хатын баладан котылган. Хәзер аның сәламәтлеге куркыныч тудырмый.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Фото:  love-is.org

Бәйле