«Шәхси тормышымны сөйләп, үзәкләргә үттеләр»

Яраткан җырчыбыз турында төрле имеш-мимешләр күп йөрде. Аларның кайберләре, чыннан да, башка сыймаслык иде.

Яраткан җырчыбыз Хәмдүнә Тимергалиеваның вафатына сентябрьдә ике ел була. Ул һаман да халык күңелендә. Телевизордан, радиодан аның тавышы еш яңгырый.
Хәмдүнә апа эстарадада чын җырчы буларак кына түгел, ә көчле рухлы, туры сүзле, гадел кеше буларак та абруй яулады. Әлбәттә, туры сүзлеләрне күпләр яратмый… Аның турында да төрле имеш-мимешләр күп йөрде. Шуларның берсе турында ул соңгы көннәренә кадәр өзгәләнеп яшәгән.
«Гайбәтчеләрне бик яратам, алар минем ярдәмчеләрем. Тик йөрәккә тигән, күзләремне яшьләндергән сүзләр дә сөйләделәр…
Әле Казанга килеп эшли башлаган гына чагым. Кыз әле мин, егетләр кулын да тотмаган. Шулвакыт: «Баласын Уфада детдомга ташлап, Казанга килгән», — дигән сүз таралды. Бик авыр булды», — дигән ул.
Хәмдүнә апа бердәнбер мәхәббәте Ягъфәр белән филармониядә эшләгәндә танышкан. Билгеле җырчы сәхнәне бернигә дә алыштыра алмый, ә Ягъфәр аның гастрольләрдә йөрүен яратмый. Кызганычка каршы, бу пар таркала. Хәмдүнә апа шулай әни булу бәхетен дә татый алмый.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-04-13/sh-hsi-tormyshymny-s-yl-p-z-kl-rg-ttel-r-2767801

Бәйле