Владимир Путин Хөкүмәткә мөрәҗәгать итте.
«Россиядә пенсияләр, социаль түләүләр һәм хезмәт хаклары күләмен индексларга, шулай ук хезмәткә түләүнең минималь күләмен (МРОТ) арттырырга кирәк». Россия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә шундый йөкләмә бирде. Индекслау буенча тәкъдимнәрне хакимиятләр агымдагы елның 20 апреленә кадәр әзерләргә тиеш.
«Пенсияләр күләмен, социаль түләүләрне, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренең хезмәт хакын өстәмә арттыру (индекслау) турында тәкъдимнәр тапшырырга кирәк. Шулай ук МРОТ арттыру һәм яшәү минимумы күләме турындагы тәкъдимнәрдә дә каралачак», — диелгән Кремль сайтында.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2022-04-12/pensiya-hezm-t-haky-sotsial-t-l-l-r-kaychan-k-t-rel-ch-k-2766696