Кодагый кызымның канын кашыклап эчте…

Башта үземнең каенанам турында язып үтмәкче булам. Ул инде күптән мәрхүмә, урыны җәннәттә булсын! Аның кебек акыллы, сабыр, миһербанлы Алла бәндәсен очратканым булмады. 

Ул каенатам белән Балтач районы Нормабаш авылында яшәде. Алар янына кайткан саен, башта сый-нигъмәтләрен күрсәтеп: “Юлдан кайттыгыз, ял итеп алыгыз”, дип мәҗбүриләп ял иттерә торган иде. Чынлап та, башта 6 сәгать поездда, аннан попутка белән авылга кайта идек. Шуннан соң гына булган эшләрне әйтә иде. Сәламәтлегенә туенмаса да (54 яшендә вафат булды), башындагы яулыгы шикәр төсле ак, киемнәре һәрвакыт үтүкләнгән, өе чиста, өстәлендә пешкән ризык булды.

Ә җәй җитсә, ишегалды, бакчасы чәчәк белән тула иде. Авылда мәктәпкә барыр алдыннан, балалар әни янына чәчәккә килә иде. Шуңа да аны “чәчәк апа” дип йөрттеләр. Үз әниемә сөйли алмаган серләремне каенанам белән уртаклаша идем. Кызганыч, улы (ирем) белән генә сигез ел яшәп калдык, аерылыштык.

Каенанам белән бер-беребезне бик ошаттык, яраттык. Мәрхүмкәем мин кайтмыйча җанын да бирә алмыйча яткан. Мин кайтып янына килү белән соңгы сулышын алып, безнең арадан китте. Кырыенда утырган әбиләр: “Менә кемне көткән икән”, – диделәр.

Хәзер кызымның каенанасы турында язасым килә. Кызым минем кебек 19 яшендә кияүгә чыкты. Алты ел каенанасы белән бергә яшәделәр. Кодагый кызымның канын кашыклап эчте. Башта кызым әйтмәде, түзде. Каенанасы сәгать алтыдан соң аш бүлмәсенә керергә кушмаган (тазара, янәсе), кер юуу машинасына кагылмаска дигән (режимы бозыла). Ә инде кул белән юа башласа, суны күп тотасың (счетчик исәпли), кием кисә, “кысанны кимә, син ир хатыны” дип төрлечә мыскыл иткән.

Кызым миңа кунакка кайтса, кодагый шалтыратып, кызымны төртмәле теле белән гел хурлый иде. Ахырдан түзә алмыйча, кызым фатир яллап яши башлады. Аннан кияү кызым янына килде. Алай да кодагый тынычлыкта калдырмады, имче-бозымчы карчыкларга барып, бозым ясаттыра торган булды. Балалар берсен-берсе яраталар, шулай да бер-берсеннән читләшәләр, ир белән хатын кебек яши алмыйлар. Кодагый кияүне үзенә чакырып, әллә нинди кызлар белән таныштырып карый, ләкин кияүнең күңеленә ошамый. Ике яшь җанны бәхетсез иткән кодагыйны әйбәт каенана дип әйтеп буламы?

Чыганак: https://akcharlak.tatar/article/kodagyy-kyzymny-kanyn-kashyklap-echte-/

Бәйле