Һәлак булган кешенең киемнәрен сакламагыз

-- ГолияУфа

Киләчәк белән яшәргә өйрәнегез.

Өйдә дә хәлсезлек тойганыгыз бармы? Сез һәрвакыт күргән кайбер әйберләр энергиягезне алырга да мөмкин. Белгечләр түбәндәге әйберләрне өйдә сакламаска куша.

  1. Диңгез кабырчыклары, мех, карачкылар, сөякләр һәм кипкән чәчәкләр.

Күпчелек кешенең коридорда болан башын элү гадәте дә бар әле. Шул ук вакытта күпләребездә ялдан алып кайткан ракушкалар бар.

Болар барысы да тере кешеләрдән тормыш көчен ала, чөнки вакыт узу белән предмет үле санала. Ә кипкән чәчәкләр авырулар җәлеп итә.

  1. Фаҗигале язмышлы кием-салым һәм аксессуарлар.

Сез яраткан курткагызны кигән килеш өйгә кайтканда авария булуын күргәнсез, ди. Бу әйбер, әлеге тискәре истәлекләрне саклаудан тыш, шундый начар вакыйгаларның магниты булачак.

  1. Чатнаган бокаллар

Әле ватылып җитмәгән, бәлки, кирәге чыгар дип аларны сакламагыз! Чатнаган бокал язмышыгызны да чатнатырга мөмкин!

  1. Табигать төшкән картиналар.
    Бөтен табигать сезнең язмышыгызга тискәре йогынты ясый алмый, ләкин картинада торучы су (күл, сазлык) яки урман сурәтләнсә, бу сезне тормышыгызда адаштырырга мөмкин.
Фото: sendwear.ru

Бәйле