Әнвәр Нургалиев: «Әнидә коронавирус юк иде… Аны тиешенчә җирли дә алмадык»

-- ГолияУфа

Әнвәр Нургаливның әнисенең вафат булуына 2 ел тулды.

Татар эстрадасының билгеле җырчысы Әнвәр Нургалиев социаль челтәрләрдә үзәкләргә үтәрлек язма калдырган. Анда әнисенең портретын төшергән Айнурга рәхмәт сүзләре җиткергән ул.

«Әнисез ике ел үтте. Әнине ковид белән чирле, дигән кешеләргә бик күп сораулар калды. Алар аны тиешле кануннар буенча җирләргә дә ирек бирмәде. Алар фикеренчә, әни — Башкортстанда коронавирус белән авырган беренче кеше иде. Беркем дә гафу үтенмәде. Әнидә бу каһәрле авыру юк иде! Янә күзләремнән яшьләр ага… Мин әнине бик ярата идем… » — дигән ул.

Әнисез калу дөньядагы иң зур хәсрәтләрнең берседер. Еллар үтсә дә, уңмый ул яра. Яраткан җырчыбызга бары тик сабырлык кына телисе кала…

Фото: rus.ye02.ru

Бәйле