Беркөнне танышым белән кибеттән кайтып киләбез. Балаларының тормышы белән кызыксындым. Нихәлләрдә яшиләр, укыйлармы, эшлиләрме, кайда торалар, тормыш корырга уйламыйлармы әле?..
– И, җаным, кече кызым укып бетереп эшкә кергән иде. Кичә “әни, беренче хезмәт хакымны алдым” дип, сөенеп шалтыратты, – ди.
Беренче хезмәт хакы… Моннан 38 еллар чамасы элек, 10 сыйныфны тәмамлагач, мин дә Казанга киттем. Ул вакытта авылдан чыгарып җибәрергә бик атлыгып тормадылар. “Районга тегүче булып кайтам”, дигәч җибәрделәр тагын. Кая инде ул уку, эшлисе килә! Авылдан килгәч, үкчәле туфли алып киясе килә!
“Спартак” аяк киемнәр фабрикасына эшкә кердем. Шундук тулай торак бирделәр. Ике сменалы эш. Без эшләгән цехта берничә бүлек. Мин “әзерләү” бүлегендә эшләдем, ир-атларның җылы аяк киеменә замок ябыштырып тордым. Эшемне бик яраттым, өлгермәсәм, булыштылар. Ул вакытта 110-115 сумнар тирәсе хезмәт хакы ала идек. Минеке – 78 сум.
Беренче хезмәт хакын алдым да сөенеп халат кесәсенә салып куйдым. Бераздан бәдрәфкә киттем, анда кергәндә акчаны төшеп калмасын дип, халат кесәсеннән алып, юыну краны янында калдырдым. Бер кеше дә юк иде. Чыксам, акчамнан җилләр искән. Бер мизгелдән соң гына акчамны урлаганнарын аңладым. Кичерешләремне язып та, әйтеп-аңлатып та булмый. Цех җитәкчесе янына йөгердем. Үзем дерелдим, чәчләремне йолкый-йолкый еладым.
Җыелыш булды, “кем күпме бирә ала?” дип, акча җыйдылар. 78 сумның яртысы җыелган иде. Ике көн йоклый алмадым, елый-елый күзләрем шешенеп, кызарып бетте. 16 яшьлек авыл кызының акчасын кем шулай урлый алган, искитмәле хәл! Ә мин шул беренче хезмәт хакыма әти белән әнигә бүләк алырмын дип хыялланган идем.
Тулай торактагы дусларым да өлешсез калдырмады, кем – өч, кем биш сум бирде. Аллаһының рәхмәтләре яусын үзләренә. Ходай аларга йөзе белән кайтаргандыр.
Ә мин барыбер бүләк алдым, әтиемә – майка, әниемә – яулык. Урланган акча турында ләм-мим. Алар инде гүр ияләре, әти – 25, әни 4 ел элек үлде. Урыннары җәннәттә булсын, амин! Үзем дә пенсиядә инде. Кайчакта менә шулай уйланып утырасың да, әллә кайчан булган вакыйгалар искә төшә. Әгәр ул татар кешесе булып, “Акчарлак”ны укыса, һичшиксез, үзен таныр һәм кылган гамәле өчен үкенер. Карак 78 сум акча белән баемагандыр, әмма ул зур гөнаһ эшләде. Әле Аллаһы Тәгалә каршына барасы бар.
Чыганак: https://akcharlak.tatar/article/le-d-r-n-im/