Баланы көчләп кияүгә бирергә теләгәннәр…

-- ГолияУфа

Мексикада яшәүче мәктәп укучысы иреннән качып, төрмәгә эләккән.

14 яшьлек Анаэльне гаиләсе 9300 доллар түләгән ят кешегә кияүгә чыгарга мәҗбүр итә. Туганнары туйга әзерләнгән арада, укучы өйдән качкан һәм 15 яшьлек дустының өендә яшеренгән. Кызны туй кызыксындырмаган. Ул эшләргә, ашарга әзерләргә, җыештырырга, яңа гаиләдә хуҗалык белән шөгыльләнергә тиеш булган. Ләкин кыз азатлыгын һәм иминлеген сакларга теләгән.

Кәләшнең качканын белгәч, кияү гаиләсе полицейскийлардан аны эзләп табуны үтенгән. Нәтиҗәдә Анаэльне табалар һәм качканы өчен төрмәгә утырталар.

Мексикада балигъ булмаганнар арасындагы килешүләр буенча никахлар, 2019 елда кабул ителгән тыюга карамастан, яшәү шартлары начар булган төбәкләрдә сакланган.

Фото: newsweek.com

Бәйле