Тагын бер хәрби белән хушлаштылар. Бу юлы Казаннан Дамир Гыйлемханов…

-- Лейла

Казан танк училищесында Россия Герое, ефрейтор Дамир Гыйлемханов белән бәхилләшү чарасы узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.

Дамир Гыйлемханов 1999 елның 21 сентябрендә Казанда туган. 2015 елда Казанның 42нче мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлаган.

Егет хәрби хезмәткә 2019 елның 3 июлендә алынган, аннары Ростов өлкәсенә контракт хезмәтенә күчкән.

Россия Президенты Указы нигезендә, Дамир Гыйлемхановка үлеменнән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелгән.

Геройны Казанның «Курган» зиратында җирләделәр.

Бәйле