Гүзәл Уразова: “Илдар миңа танышмас борын “сотрясение” ясаган иде”

-- Лейла

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова тормыш иптәше Илдар белән танышу тарихын язды.

— Без беренче тапкыр Илдар белән Чаллы шәһәрендә күрештек. Танышкан көннең икенче көнендә автобуска утырып гастрольләргә чыгып киттек. Иң беренче автобуска кергәч Илдар утыра иде, аның артында Миңнегали Дәүләтбаев, аннары Лилия. Мин кергәч тә Миңнегали: “Гүзель, давай сюда садись”, дип мине үзе янына дәшә башлады. Мин Илдар янына утырасым килә иде. Әмма Илдар миңа: “Әйдә, минем янга утыр”, дип дәшмәде. Бик әйдәләгәч мин Миңнегали янына утырырга булдым.

Барабыз шулай әкрен генә. Карыйм, Илдар каршыдагы пыяладан гел мине күзләп бара. Мин үзем дә Миңнегали белән сөйләшәм, үзем Илдарга карыйм. Шул вакытта минем башка өске полкадан сумка килеп төште. Мин шунда сикереп тордым да Миңнегалигә: “Ну, разве так можно?”, дидем. Миңнегали сүзсез калды башта, аннары әйтә, “Бәрәкәт, бу бит минем сумка түгел”, ди. Соңыннан Илдар торды да, “Ой гафу итегез, бу минем сумка бит”, ди.

Алдагы рәт өстендә шоферның әйберләре булганга арткы полкага салган булган. Минем бердән ачу да килә, икенчедән, аңа нык итеп ачуланасы да килми. Шуннан бик нык баш авырткан кебек, “Сез миңа сотрясение ясадыгыз”, дидем. Әйтергә кирәк, Илдар  “сотрясения”не миңа Камал театрында Салават Зәкиевичның концертында ук ясаган иде. Ул сәхнәгә килеп чыккач, мине “мурашки” басып алды. Иң беренче рәттә утыра идем. Ул күзләрен бераз кысып, “Исләреңә төшәрмен бер” дигән җырын җырлады. Әһә, мин әйтәм… “Бу егет минеке булмаса, точно минем искә төшәчәк”, дип, аңа гашыйк булуымны сизми дә калдым.

Автобуска әйләнеп кайтыйк. Мин башымны тотып торган арада Илдар: “Әйдәгез, минем сумкада баш даруы да бар, хәзер мин сезне дәвалыйм”, – дип, үзе янына күчереп утыртты. Хитрюш инде үзе… Аннары миңа сөйли бит әле ул аны. “Мин сине ничек итеп үз яныма күчереп утыртырга белми уйланып килә идем, сумка молодец, ярдәм итте”, – ди. Шулай итеп, Чаллыдан Ижауга барганчы без юл буе сөйләшеп килдек, – дип искә ала Гүзәл Уразова.

Бәйле