Пиар өчен генә аерылыштылар бугай…

Моргенштернны һәм аның хатынын бергә күрәләр…

Күптән түгел Уфа йолдызлары Моргенштерн һәм Дилараның аерылышуы турында хәбәр чыкты. Аннары Дилара бу яңалыкны раслады һәм хәтта видео да чыгарды. Янәсе, аларның характерлары туры килми. Яшьләр әле. Алар нибары 7 ай бергә яшәгән.

Ә хәзер аларның иҗатын яратучылар моны рэперның «Се ля ви» дигән яңа җырын рекламалау өчен планлаштырылган пиар дип саный. Аларны Израильдә узган концертта бергә күргәннәр, концерттан соң алар бер машинага утырып киткән. Хәер, аларның, чыннан да, аерылышкан булуы, тик дуслар яисә сөяркәләр булып калуы мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Моргенштерн үз тамашачыларын берничә тапкыр алдады. Ул вакытта берничә миллион абунәче булган Ю-туб каналын ябарга вәгъдә итә, тик моны эшләми. Ул Ксения Собчак белән Муз-ТВ премиясендә талаша, ә аннары Собчак аның туенда алып баручы була. Шуңа күрә аерылышу турындагы яңалык, чыннан да, пиар гына булырга мөмкин.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-04-19/piar-chen-gen-aerylyshtylar-bugay-2774622

Бәйле