«41 көн дәвамында «Фатиха» сүрәсен укыдык… һәм Гүзәлем…»

Бу шатлыклы хәбәрне алар 5 ел көткән.

Татар эстрадасының популяр җырчылары Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем Мәдинә исемле бик чибәр кыз тәрбияли бүген. Әмма бу бәхет аларга тиз генә килмәде. Шатлыклы хәбәрне алар 5 елдан соң гына ишетте.

— Без бергә яши башлаган беренче көннән үк бала теләдек, ләкин Аллаһы Тәгалә бирми торды. Шушы проблема турында Тимергали хәзрәткә әйтәкч, ул: «Салават, 5 ел буе балагыз булмый тору бәлки яхшырактыр да, бәлки ул сезгә соңрак бирер. Мин сезгә бер әйбер әйтәм. 41 көн дәвамында иртәнге намаздан соң 40 тапкыр Фатиха сүрәсен укыгыз һәм дога кылыгыз. Әмма бу гамәлне кылыр алдыннан сез тулысынча иманлы кешеләр булырга тиеш. Һәм Аллаһыдан баланы сабый әнисеннән күкрәк сөте сораган кебек сорагыз», — диде. Без хәзрәт кушканнарын үтәдек. Һәм… 41 көн узгач Гүзәлемнең авырга калганын белдек! Аллаһы Тәгалә безне ишетте!» — дигән Салават бер интервьюда.

Аллаһның: «Сорагыз, сорасагыз — бирермен», — дигән сүзләре, чыннан да, дөрес шул.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-04-19/41-k-n-d-vamynda-fatiha-s-r-sen-ukydyk-m-g-z-lem-avyrga-uzdy-2775086

Бәйле