Татарстанның Азнакай районына тагын кайгы килде… Десантчы Богдан Лесников белән хушлашалар…

-- Лейла

Украинада Россиянең махсус операциясе барышында Татарстанның Азнакай районыннан Богдан Лесников һәлак булды. Хәрбинең үлеме турында район башлыгы Марсель Шәйдуллин хәбәр итте.

Богдан Лесников – 20 яшьлек Гаян Муллаҗановның якташы.

– Алар – үз бурычларына, Ватанга хезмәт итүгә тугры булган чын Геройлар. Гаян белән Богдан гомерлеккә батырлык үрнәге булып калачак, – дип сөйли район башлыгы.

Богдан Лесниковның фотосын район матбугат хезмәте бастырды. Аннан кхренгәнчә, егет ВДВда хезмәт иткән. Моннан тыш Богданның социаль челтәрдәге “битенә” караганда, ул 2001 елда туган, дип яза “Казанский репортер”.

Бәйле