Буыннар авыруыннан умырзая төнәтмәсе ярдәм итә

-- ГолияУфа

Умырзая чәчәге ярдәмендә буынарны дәвалап була. Шуңа да язның бу чәчәген җыеп калырга онытмагыз.

Әлеге үсемлектән төнәтмә ясауның 2 рецепты бар. Төнәтмә ясау өчен умырзаяның яфракларын һәм бәбәкләрен алалар (1:2:2), вак итеп турыйлар, чиста коры банкага салалар һәм 0,7 литр медицина спирты яки аракы салалар. Арытаба банканы ныклап каплап, тукымага төрергә һәм бер айга җылы урынга куярга кирәк. Төнәтмәне компресслар салу өчен кулланалар.

Буыннар өчен умырзая төнәтмәсен башка төрле дә әзерләргә мөмкин. Үсемлекнең яфракларын һәм бәбәкләрен (20-25 грамм) вакларга, 0,5 литр кайнар су салырга, 5 минут кайнатырга, ә аннары караңгы урынга куярга(4-6 сәгать). Арытаба төнәтмәне сөзәләр.

Көнгә 3 тапкыр берәр чәй калагы эчәргә кирәк. Дәвалауның максималь курсы 4 атна тәшкил итә.

Игътибар! Умырзаяның составында агулы матдәләр бар. Әгәр дә сез әлеге чара белән дәвалырга уйлыйсыз икән, күрсәтелгән дозировканы арттырмаска кирәк.

Фото:  6sotok24.ru

Бәйле