Фитыр сәдакасын кайчан һәм кемнәргә бирергә ярый?

-- ГолияУфа

Мәчеткә салудан тыш, аны мохтаҗларга бирергә дә ярый.

Рамазан ае акрынлап ахрына якынлаша. Фитыр сәдакасын Ураза гаете көнне бирү — хәерле, ди дин әһелләре. Шул ук вакытта, аны Рамазан аеның кайсы көнендә бирсәң дә була, дип тә искәртә алар. Фитыр сәдакасын мәчеткә салудан тыш кемнәргә бирергә ярый соң?

Мохтаҗ, фәкыйрь, аз керемле, күп балалы, акча эшли алмаучы авыру кешеләргә, пенсиясен җиткерә алмаган әби-бабайларга, бурычка күмелгәннәргә, йорт-куралары янып, мохтаҗлык кичерүчеләргә,акча юклыгы сәбәпле үзенең туган ягына кайта алмаучы мосафирларга бирү дә хәерле. Янәшәдә кемнәрнең мохтаҗ икәнен үяхшы беләбез. Дин әһелләре аларга бирергә яраганлыгын да белдерә.

Фото: haseneinternational.org

Бәйле