Кечкенә вакытта туганнарымның мине яратып бетермәүләрен сизә идем.
Мин – әти белән үскән әтисез кыз. Гаиләдә дүртенче бала булып туганмын. Тормышны әниебез алып барды, әтиебез бик каты эчте. Тыныч көннәр, төннәр сирәк иде. Әти әнине бик җәберләде, сугышты. Өйдә сирәк йокладык. Барыр җиребез булмагач, әни түзде. Колхозда эшләде, өйдә ике сыер, ике бозау, ишегалды тулы каз, үрдәк, тавык булды. Әни буш вакыт табып кешегә күлмәкләр тегә, бәйли иде. Чөнки ул вакытта хезмәт хакын да акчалата бирмәделәр. Шундый авырлык белән безне әниебез мәрхүмә аякка бастырды.
Кечкенә вакытта мин әнидән дә, әтидән дә иркәләү-назлау күрмәдем. Вакытлары булмагандыр, күрәсең. Ә уенчык куркчакларны үзем качып кына чүпрәктән тегә идем. Без – туганнарның арасы җидешәр яшь. Берәм-берәм өйдән чыгып китә тордылар. Миңа кадәр булган бер туганым мине бик каты рәнҗетә, мин укудан кайтуга башкарырга тиешле эшләремнең исемлеген язып, стенага кнопка белән беркетеп куя иде. Кая инде ул урамда уйнаулар? Җәйләрен 50шәр каз-үрдәк үстерү минем җилкәдә булды. Колонкадан зур чиләкләр белән су ташулар… Күршеләр: “Әллә әниең төпсез бакчага ташыта бу суны?” – дип көләләр, ә суны, чыннан да, җиткерә торган түгел иде. Малларга, өйгә, бакчага, мунчага, кер юарга…
Ә кием ягына килгәндә, туганнарымның иске киемнәрен киеп үстем. 10 класста гына әниемнең сеңлесе яңа куртка һәм көзге пәлтә алып кайтты. Шулай итеп, балачагымны сизми дә, рәхәтен күрми дә калдым.
18 яшемдә авылдан район үзәгенә китеп бардым. 19 яшемдә кияүгә чыктым. Кияүгә иртә чыгуымның да сәбәбе: кечкенә вакытта күрмәгән наз-иркәләүне иремнән күреп, бөтенләй икенче төрле тормышта яшәрмен дип уйладым.
Әнием исән вакытта юбилейларда, балаларның туйларында туганнарым белән сирәк кенә булса да күрешеп яшәдек. Әниебез үлгәч, аралар күзгә күренеп суынды. Ә әти үлгәч, мине күмәргә дә көтмәделәр.
Кечкенә вакытта туганнарымның мине яратып бетермәүләрен сизә идем. Мин алар өчен “гадкий утенок” булдым. Ләкин монда нинди сер ятканын белмәдем. Ә менә быел авылга классташларыбыз белән очрашуга кайткач, бер сабакташым күземне ачты. “Синең үз әтиең икенче кеше, кем икәнен белмим”, – диде! Менә ни өчен мине чит иткәннәр икән! Менә ни өчен әнине әти дигән кеше гомере буе кыйнаган, миннән өлкәнрәк туганым: “Кечкенә чакта “чукынган” булсаң, күптән котылган булыр идек”, – дип әйткән икән! Хәзер дә шул сүзе колагымда яңгырый. Бу дөньяга җиде айлык булып туып исән калуыма мин гаепле микәнни соң? Моның дөресме-түгелме икәнен сорарга әнием юк инде… Бер Алла да, әни генә белә…
Әниемә бик рәхмәтле мин. Безне кеше итте, эшкә өйрәтте, түзем, сабыр булды, үзе өчен бер көн дә яши алмады. Урыны оҗмахта булсын.
“Туган туфрак тарта, авылны сагынабыз”, диләр. Каты бәгырьле кеше икән бу дисәгез диярсез, әмма минем күңелем авылга бер дә тартмый. Яз – бер, көз бер зиратка кайтып әниемнең каберен чистартып киләм. Әнием ризадыр дип уйлыйм, төшләремә бик сирәк керә.
Чыганак: https://akcharlak.tatar/article/-tie-ikenche-keshe-/