Казан танк училищесын тәмамлаган тагын бер хәрбигә Россия Герое исеме бирелде

-- Лейла

Украинада барган махсус операция барышында һәлак булган Казан танк училищесын тәмамлаган Сергей Пановка үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде. Танкист гаиләсенә алтын йолдызны Үзәк хәрби округы командир урынбасары Рөстәм Миңнекаев тапшырды, дип хәбәр итә Россия Оборона министрлыгы матбугат хезмәте.

Сергей Панов Оренбург өлкәсе Сакмар авылында туган. Мәктәптән соң ул Казан танк училищесына укырга керә. Майор 21нче аерым Омск-Новобуга бригадасының танк батальоны командиры булып хезмәт итә.

Украинада барган хәрби махсус операциягә кадәр танкист Сүриядәге хәрби хәрәкәтләрдә дә катнашкан булган, дип яза «Казанский репортер».

32 яшьлек хәрбине туган ягы Сакмар авылында җирлиләр.

Бәйле