Илмира Нәгыймова ЮХИДИ хезмәткәрләре турында: «Таныдылар да, әмма…» [видео]

-- Лейла

Танылган җырчы Илмира Нәгыймова юлда үзе белән булган бер вакыйганы сөйләп китте. Баксаң, аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан.

– Штраф язып биргәннәрен ярты сәгать көттем. Штрафларны ничек түләргә икәнен дә белмим бит. Дәүләт хезмәтләре порталы аша дип аңлаттылар. Моннан тыш «Сезнең штрафлар бармы соң?» дип сорадылар. Шуны да карамаганнар булып чыкты. Баксаң, аларның махсус базалары эшләми икән. Иң кызыгы: видеокүзәтү камералары эшли, ә базалары эшләми! Минем шунда 50 меңлек штрафларым булса? Бик кызык инде бу! ЮХИДИ инспекторлары таныды мине. «Җырларыгызны яратабыз, концертларыгызга йөрибез. Алай да штраф сугабыз инде… », диделәр. Афәрин диям! Иң мөһиме – бик гадел кешеләр, – дип сөйли Илмира Нәгыймова.

Бәйле