Кимсетергә теләүчегә ничек җавап бирергә?

-- ГолияУфа

Психологлар түбәндәгеләрне кңәш итә.

Тормышыбызда күңелсез хәлләр күп. Күпләр стресс хәлендә яши. Әлбәттә, бу безнең кәефтә дә чагыла. Ә күпләр кемнедер рәнҗетеп, үзенең аннан «югарырак» булуын исбат итә сыман.

Мыскыл итүгә ничек җавап бирергә соң? Психологлар киңәшенә күз салыйк.

Стрессның зурлыгы аны кабул итүгә бәйле. Ягъни, кемдер бу сүзгә игътибар да итми, ә икенчеләрне күз яшьләренә күмә ул.

Юкка рәнҗеттеләр икән, үкенеп, гафу сорарга ашыкмагыз. «Менә син әле мине бик нык рәнҗеттең. Ни өчен? » — дип сорарарга мөмкин. Кимсетүче еш кына манипуляция ярдәмендә эш итә. Турыга сорау биреп, аның үзен кыен хәлдә калдырырга мөмкин.

Сезнең өчен конкрет кеше фикеренең әһәмиятсез булуын билгеләргә кирәк. «Әгәр сезнең сүзләрегезнең минем өчен ниндидер әһәмияте булса (минем өчен / әйләнә-тирәдәгеләр өчен / профессиональ бергәлектә), мин, мөгаен, үпкәләр дә булыр идем», — дип әйтегез.

Үз позицияңә ышанычны билгеләргә кирәк. «Беләм, минем белән бар да яхшы. Сез мине бу уйдан кичектерә алмаячаксыз «, — дию дә еш кына ярдәм итә.

Мондый кеше белән аралашмагыз! Әгәр таныш түгел кеше орышса, иң яхшысы — игътибарсыз калдыру. Таныш булмаган кешеләрне халык алдында кимсетә торган кеше, барыннан да элек, үзенең йомшаклыгын һәм тотанаксызлыгын күрсәтә, шуңа күрә аның сүзләре сезнең турында түгел, ә аның үзе турында сөйли.

Фото: liliagurina1201.ru

Бәйле