- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Ульяновск өлкәсенең Вешкайма бистәсендә урнашкан балалар бакчасына коралланган ир-ат бәреп керә һәм ут ача. “112” телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, җинаятьче – 26 яшьлек Руслан Әхтәмов.
Бакчага ул балалар йоклаган вакытта үтеп керә. Ишегалдында кече тәрбияче Елена Карпова була, ул җинаятьчене күрми кала. Әхтәмов ИЖ-27 утлы коралыннан атып, хатын-кызның кулын яралый. Соңыннан юлында тәрбияче Ольга Митрофанованы очрата. Ир-ат аны атып үтерә. Шул ук вакытта җинаятьче йоклап яткан балаларга ата башлый. 5 яшьлек малай һәм 6 яшьлек кызчык урында ук вафат булалар. Соңыннан Руслан Әхтәмов үз-үзенә ата. Тикшерү комитеты өч кешене үтерү факты буенча җинаять эше кузгатты.