Россиянең Украинадагы хәрби махсус операциясе барышында Казан югары танк училищесын (КВТККУ) тәмамлаган тагын биш кешенең һәлак булуы ачыкланды. Алар барысы да Татарстанга төрле төбәкләрдән килгән булганнар, дип яза “Казанский репортер”.
Башкортстаннан 22 яшьлек лейтенант Максим Ядровның үлеме шушы көннәрдә расланды. Танк училищесын ул узган елда тәмамлый. Соңыннан исә хәрби Кырымда Кара диңгез флотында яр буе сакчыларының танк взводы командиры булып хезмәт итә. Аны 20нче апрельдә җирлиләр.
Аның курсташы – Салават шәһәреннән Линар Гарипов шулай ук Украинада һәлак була. Егет училищены узган елны кызыл диплом белән тәмамлый. 22 яшьлек лейтенант белән хушлашырга Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та килә, дип хәбәр итә «Комсомольская правда» газетасының төбәк редакциясе. Хәрби хезмәткәрне үлгәннән соң батырлык ордены белән бүләклиләр.
25 яшьлек лейтенант Дмитрий Должиковны 18 апрельдә Киров өлкәсенең Нократ Аланында җирлиләр. Казан танк училищесын 2019 елда тәмамлаган хәрби танк взводын җитәкләгән була. Дмитрий Должиков 5 апрельдә һәлак булган.
Башкортстаннан өлкән лейтенант Илвир Галләмов та танк взводы командиры булып хезмәт иткән. Училищены ул 2015 елда тәмамлый. 2020 елда контракт буенча хезмәткә алына. Илвир Галләмовны Башкортстанның Кушнаренково районы Калтай авылында җирлиләр.
2009 елда Казан танк училищесын тәмамлаган Руслан Петрухин моннан берничә ел элек майор исеме ала. Тумышы белән ул Оренбург өлкәсеннән. Islamnews мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, бу ел башында хәрби хезмәткәрне Россия-белорус өйрәнүләренә, ә аннары Украинага хезмәткә алалар. Петрухин 34 яшендә һәлак була. Аның хатыны һәм өч улы калган, шуларның иң кечесенә нибары 8 ай.