Каен бөресен җыеп калыгыз!

-- ГолияУфа

Бөрене каеннарда сут хәрәкәте башланганда, бөреләр бүрткәч, әмма әле яфрак ярганчы җыярга кирәк. Бер генә яфрак чыкса да, соң булыр.

Каен бөресе – дару. Каен бөресенең бәвел кудыру һәм ялкынсынуга каршы тору тәэсире бар. Аны салкын тиюне дәвалауда, какырык чыгаруда, матдәләр алмашын көйләүдә, бабасырларны кудыру өчен кулланалар. Организмнан агулы матдәләрне чыгарырга, вирусларга каршы торырга сәләтле. Йөрәк һәм бөер авырулары нәтиҗәсендә килеп чыккан шешенүне кайтаруда фадаланалар.

Шулай ук ул канны чистарта, тирләтә, иммунитетны ныгыта, аны подагра, ревматизм, тире авыруларыннан, геморройдан файдаланалар.

Салкын тигәндә, грипп йоктырганда: кичтән 1 стакан кайнар суга 1 бал кашыгы вакланган бөре салып, берничә минут төнәтергә кирәк. Чәй кебек эчегез дә, төренеп ятыгыз. Ул тирләтә, иммунитетны ныгыта.

Ревматизм борчыганда мазь ясап карагыз.
Ул болай эшләнә: 250 г акмайга 250 г каен бөресе алына. Эмаль кәстрүлгә бөре белән ваклап туралган майны чиратлаштырып салыгыз. Савытны герметик итеп ябыгыз. Капкачның кырыйларын камыр белән ябыштырып куярга була. Кәстрүлне 15 сәгать сүрән духовкада тотарга кирәк булыр. Аннан капкачын ачып суытыгыз. Катнашманы марля аша сөзеп, банкага тутырып куегыз. Нәтиҗәлерәк булсын өчен, 25 г камфара кушарга мөмкин.
Мазьны суыткычта сакларга киңәш ителә.
Сызлаган буыннарга шушы мазьны сөртергә кирәк булыр. Аннары өстеннән пленка каплап, җылы итеп төрегез. Берничә кат кулланудан соң ук хәлегез яхшыруын тоярсыз.

Бөрене коры көнне җыегыз. Бер каенның бөреләрен күп кисмәгез, агачка зыян китермәгез.
Яз көне аны киптерүе авыр. Бүлмәдә кипмәсә, духовкага куегыз, температураны +30 градустан арттырмагыз. Кипкән бөре 2 ел саклана.

Фото: fidel-pivo.ru

Бәйле