Җырчы күңеленә нәрсә тынгылык бирми?

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимовны эчкерсез, ихлас кеше буларак беләбез. Ул кайбер “җайсыз” темаларга да күңелендәгесен белдерүдән тартынмый. Заман тудырган мәсьләләргә үзенең төпле фикере бар аның.

“Күңел тынычлыгы, уйлап карасаң, бик зур нәрсә, – дип яза ул социаль челтәрдә. – Әллә нинди уңышларга ирешергә, әллә нинди байлыклар тупларга, шул ук вакытта күңелеңдә тынычлык булмаска мөмкин. Бу – зур бәхетсезек, уйлап карасаң. Эшлибез, чабабыз, ниндидер планкалар куябыз, шуңа ирешергә тырышабыз һәм шул вакытта күңел тынычлыгын югалтырга мөмкинбез. Аны кайдан алып була? Беренчедән, шөкер итәргә, булганына канәгать булырга кирәктер. Күрше тавыгы – күркә булып күренә дигәндәй, башкаларың тормышы читтән һәрвакыт яхшырак күренә. Каян беләсең, эчтә ниләр барын? Гаиләңнән, балалардан, тормышыңнан канәгатьләнү хисе булса, тормыш җиңелрәк була, миңа калса… Дога уку, Ходай Тәгаләгә ышану да, аңа буйсыну да күңел тынычлыгы бирә”.

…Хәйдәрен югалткач, күңел тынычлыгын югалтуы турында Зөһрә апа Сәхәбиева: “Тәмугъ уты шушы икән дидем”, – дигән иде. Шул утлардан сакласын Ходай. Күңел бөтенлеген кадерләп саклыйк, җәмәгать. Ә моның өчен бераз гына чукрак, чак кына сукыр булырга да кирәкмиме икән әле…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-04-27/bu-zur-b-hetsezek-2785925

Бәйле