Украинадан Чистайга тагын бер солдат «кайта»…

-- Лейла

Украинада махсус хәрби операция вакытында Чистай егете, 52562нче хәрби частьнең танк батальоны штабы начальнигы урынбасары, капитан Евгений Сергеевич Квашенников һәлак булды, дип хәбәр итә «Чистай-информ» район газетасы.

Евгений Чистайда үсә, 2005 елда 12нче номерлы урта мәктәпне тәмамлый. Аннары Казан танк училищесына укырга керә, аннан 2009 елда укып чыга. Шуннан соң ул Россия армиясе сафларында хезмәтен дәвам итә.

Хезмәт итү вакытында капитан Евгений Квашенников 2017 һәм 2018 елларда Сирия республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Евгений Сергеевич «Хәрби батырлык өчен» һәм «Хәрби хезмәттәге казанышлары өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Евгений белән хушлашу 28 апрельдә, Чистай шәһәренең Никольский соборында узачак.

Бәйле