Илсөя Бәдретдинованың машинасы тулы банка, поднос һәм йомырка савытлары, ди

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова концертында булган бер кызыклы күренешне сөйләде. Баксаң, аңа тамашачы олы поднос белән тәмле чәкчәк бүләк иткән.

– Ә подносны нишләтәбез?! Дөрес әйтәләр инде! Кешене авылдан тартып чыгарып була, ә авылны – кешедән юк! Гадәткә кергән ул: күчтәнәч салып килгән савытны, банканы (крышкасы белән бит әле ул) һәрвакыт кире кайтарыштан. Концертларга күчтәнәч алып киләләр дә, шул савытлар өчен, бигрәк тә шуны биреп җибәргән хатыннарның нервасы өчен үзәк өзелә! “И-и, китте инде табам яисә банкам… Чуртууу”, – дип калалар төсле миңа. Ә мин барысын да җыям. Ташларга гел кулым бармый. Авыл кызы мин! Шалтыр-палтыр машина тулы банка алып кайтам. Ә ул поднослар… Йомырка савытларын да ташламыйм мин! Хәтта пакетларны да… Авылга алып кайтам аннары. Пригодится! – дип яза җырчы.  

Бәйле