Җырчы Рината Тэй тормыш иптәше Сәгыйр турындагы соңгы яңалыклары белән уртаклашты. Рината кабат халыктан ярдәм сорарга мәҗбүр булуын әйтте.
– 2,5 ел без Сәгыйрне аякка бастыру өстендә эшлибез. Ирем ике ай комада булды, аннары аның сөйләме, хәтере өстендә эшләдек. Сәгыйр 6 ай дәвамында бер сүз дә әйтмәде. Безне онытты, хәтерендә без юк идек. Мәскәүдә реабилитация үттек, шуннан соң иремнең аякка басуы икеле булуы ачыкланды. Тагын операция кирәк булды. Ниһаять аны да башкарып чыктык. Әмма дәвалану бик авыр барды, кабаттан безне операциягә әзерли башладылар. Бу юлы Сәгыйрнең аягына авыр операция ясалды. Иремә ничек авыр булуын бер сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Көн саен акырыш-елаш, йокысызлыктан интегү, саташу, сызлану, аның өстенә төрле көчле препаратлар ярдәмендә дәвалану, операцияләр, капельницалар, УЗИ, МРТ процедуралары – болар көн аралаш була торган нәрсәләр. Бөтенесен дә ерып чыгарга, шуларга түзәргә генә кала.
Минем максат – тулы реабилитация программасы башкару һәм шуның нәтиҗәсендә иремне аякка бастыру. Сәгыйр үзе йөрергә тиеш!
Мин исә көн саен торам да… алга барам! Миңа иҗат итәргә, суларга ярдәм иткәне өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм! Моннан тыш минем даирәдә ярдәмгә килергә әзер кешеләр бар. Алар өчен дә олы рәхмәт!
Соңгы тапкыр Мәскәүгә тернәкләндерү үзәгенә бару өчен акча җыйган идек. Инде кабат халыктан ярдәм сорарга мәҗбүрмен. Хәзер Сәгыйрнең аягын дәваларга, тернәкләндерергә кирәк. Бу эшне үзем генә башкарып чыга алмыйм, шуңа күрә ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать итәм. Мөмкинлеге булганнар шушы авыр вакытыбызда ярдәм итсә иде. Хәтта кечкенә генә сумма да ярдәм итәчәк, –ди Рината Тэй.
Сбербанк 2202 2022 7242 5152 – Самигуллина Рузиля Ринатовна
89196977722 (әлеге номер Сбербанк, Альфа Банк, Тинькофф карталарына теркәлгән)