Ана улын урманга алып барып…

Чәчләр үрә торырлык хәл Сибайда булган.

21 ел элек полициягә малайның бабасы мөрәҗәгать иткән. 21 июль иртәсендә оныгы велосипедта әнисенә өенә кайтып китә, әмма кайтып җитә алмый. Ул чакта криминалистлар аның мәетен таба алмый.

16 елдан соң Хәсән һәм Күлтубан авыллары арасындагы урман полосасында баш сөяге табалар. Үткәрелгән экспертизалардан соң, сөякнең югалган малайныкы булуы ачыклана һәм тикшерү яңадан башлана.

Һәм тикшерүчеләр баланың әнисенә һәм аның иренә чыга. Аларның гаебе исбатлана.

Хатын һәм аның өйдәше куркыныч серне 21 ел саклаганнар.

Төбәк Тикшерү комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2001 елда шикләнелүчеләр Сибайда яшәгән. Өйдәшенең улына карата нәфрәт хисе кичереп, аны тәрбияләү белән шөгыльләнмичә, шул исәптән үзләренең икенче уртак баласы булу сәбәпле, ир үгетләү һәм янау юлы белән, хатынны 11 яшьлек улын үтерүгә күндерә.

Өйдәшләр план төзи, аның нигезендә, шул елның июлендә себерке җыюны сәбәп итеп, хатын улы белән Баймак районында урманга бара һәм аны халат бавы белән буып үтерә. Шуннан соң ир кушуы буенча мәетне вакыйга урынында күмгән.

Хәзер 52 яшьлек хатын — кечкенә баланы үтерүдә, ә аның 62 яшьлек ире аны моңа этәрүдә гаепләнә.

Әкиятләрдәге үги аналарның явызлыгы да бу кадәр кансызлыкка җитмидер…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-04-30/ana-ulyn-urmanga-alyp-baryp-buyp-terg-n-2790138

Бәйле