Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова яшьлек хатирәләрен барлавын дәвам итә.
– Илдар, хәзер чыгам, дип бүлмәсенә кереп китте дә, юк та юк, юк та юк. Аптырагач ишегенә шакырга булдым мин моның. Шакыгач килеп чыкты үзе: «Уф, таба алмадым инде, әйдә чыктык», ди. Мин ни уйларга да белмим, ә беләсе килә… Берәр бүләк микән, күчтәнәч, бәлки чәчәктер? Хатын-кыз тагын нәрсә көтә инде?
«Урамга чыккач, нәрсә эзләдең соң?» дим. «Әй, аны хәзер әйтеп булмый инде, булмагач, – ди. – Ярар киләсе юлы, Алла бирса, җаен туры китереп», – дип өстәде.
Бик матур ай тулган төн иде. Әкрен генә Ижау урамы буйлап китеп барабыз. «Өшемисенме, яхшы киендеңме?» дип сорый Илдар. «Әйбәт киендем дә, салкынча инде бераз», дигәч, билемнән кочып алды. Сразу җылы булып китте инде! Тәнгә түгел, күңелемә!
Шунда Илдар минем әти-әниемне сорашты. Без ул вакытта Пермьдә идек бит инде, туганнар турында да сүз булды. Мин җавап биргәннән соң: «Тукта әле, син бит миңа нәрсәдер күрсәтәм дидең, аннары соң булачак дидең, нәрсә соң ул?» дим. Ул: «Нууу…» дип, мине арттан кочаклады да, колагыма әкрен генә: «Әнә, күрәсеңме? (бармагы белән һавага төртеп) Менә бу йолдызлык өстендә бер зур йолдыз бар. Менә шул планета җир шарына 2000 елга бер генә тапкыр килә», ди. Мин карадым, йолдыз как йолдыз инде! Алай да бик матур дидем инде. Шулай итеп мине Илдар алдаганны аңладым. Сәбәп тапкан берәү, төнге икедә! Йолдыз имеш… Шулай дигән булып арттан кочаклап тора бит әле.
Уф, хәзер искә төшерәм дә, көләсе килә. Әллә без шулай тәрбияләнгән булдык микән? Әллә вакыты шундый булган. Кочаклашырга да оялып тора идек.
Шулай бу көн дә узып китте. Киләсе шәһәр Екатеринбург иде. Безнең икәү йөргәнне, күрәсең, театрда сизгәннәр. Концерт беткәч, Салават абый артистларны игълан иткәндә мине шаяртыпмы: «Каршы алыгыз, Гүзәл Уразова-Хәкимова» дип игълан итте.
Вот жесть булды ул! Мине 380 белән ток суккан кебек булды. Илдарга карасам, көлеп басып тора. Шулай дип әйткәч, нәрсә булганын белсәгез…
«Яратырлык Гүзәл ярың булса, яратып кал җирдә, соңлама» җыры бара, театрның барлык артистлары сәхнәдә тезелешеп бастык, баш иябез. Илдар тагын минем янга килеп басты да, сәхнәдә мине битемнән үбеп алды. Минем хисләрне аңлатып бирә торган түгел иде. Миннән бәхетле кеше булмагандыр. Концерттан кунакханәгә кайтып урнашкач, Илдар смс яза: «Син кайсы номерда? Мин хәзер киләм», – дип, тормыш иптәше Илдар Хәкимовның беренче тапкыр үпкән мизгелләрен искә төшерә җырчы.