Фирдүс Тямаев хатын сайларга өйрәтә

Тыңлап карый әле.

Зифа Нагаеваның «Күзгә-күз карашып» тапшыруында Фирдүс Тямаев кунак булды. Фирдүснең хатынына мөнәсәбәте сокланырлык. Ул аны һәрвакыт кочаклап, матур сүзләр әйтеп кенә тора. Зифа Нагаеваның «Хатыныңа зур мәхәббәт, сөю белән өйләндеңме?» дигән соравына җавабы мондыйрак булды.

«Без никахлашкач, «Хатыныңа дусларың алдында сүгенеп, колакка ятмаган сүз әйтсәң, бөтен дусларың шулай әйтәчәк. Әгәр хатыныңа «җаным», «матурым», «чәчәгем» дип әйтсәң, бөтенесе «чәчәк» дип әйтәчәк», – диде әни.

Ир-егетләр ялкауланды — матур сүз әйтмиләр, «яратам» димиләр, чәчәк бирмиләр. Мин хатынымны гел кочаклап, «яратам» дип әйтеп торам. Аның минем өйдә булмавыма гына ачуы килә. Өйдә булсам, безнең талашкан юк. Никадәр генә көчле ир-егет булсам да, аның кызган, ачуы килгән вакытында дәшмим.

Мин аңа хөрмәт, акыл белән өйләндем. Нәрсә соң ул мәхәббәт?! Нәрсә инде ул? Була бит стерва кызлар, алар ир-егетне үзенә тартып ала. Ир-егет аның кулында бозауга әйләнә, миңгерәп йөри. Аннан чыгып китәргә кирәк, ул тормыш өчен бармый, ятак өчен бара, әйбәт.

Тормыш итәр өчен акыллы, зиһенле, уңган, тәрбияле хатын кирәк. Ул мин эшләгәнне кадерли. Минем белән гастрольдә йөри, ул аның авырлыгын белә. Ул көнләми. Бездә көнләү юк. Миңа кызлар төне буе смс-хәбәрләр яза, фотоларга төшкәндә үбәләр-кочаклыйлар.

Резидәне беренче очрашуда ук ошаттым, минеке, дидем. Өйләнештек, миңа ике малай бүләк итте. Аңа хөрмәтем дә, ярату да, кадерләү дә бар», – дип сөйләде җырчы хатынына булган хисләре турында.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-05-02/fird-s-tyamaev-hatyn-saylarga-yr-t-2791379

Бәйле