Спас районында Бөек Ватан сугышының соңгы ветераны белән хушлаштылар

-- Лейла

97 яшьлек Зиннәтулла ага Гыйззәтуллин Җиңү көненә 9 гына көн калгач вафат булды.

Иске Рәҗәп авылында Бөек Ватан сугышы ветераны, Россиядә иң олы яшьтәге депутат Зиннәтулла Гыйззәтулла улы Гыйззәтуллин белән хушлаштылар.

Күренекле якташлары белән хушлашырга авыл халкы гына түгел, аның элеккеге хезмәттәшләре, укучылары һәм Зиннәтулла Гыйззәтулла улын белгән һәм яраткан кешеләр дә җыелды.

Ветеранны соңгы юлга озатырга ТР Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча рәисе урынбасары Камил Нугаев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев килде.

Ветеран турында бик күп җылы сүзләр әйтелде. Соңгы көннәренә кадәр Зиннәтулла Гыйзәтулла улы көчле рухлы һәм туган ягына чиксез гашыйк кеше булып калды.

Ул олы мирас – Искер Рәҗәп мәктәбендә урнашкан һәм федераль музей статусын йөртә торган уникаль музей калдырды.

Ветеранның үлеме Спас районының һәр кешесе өчен бик зур югалту булды. Ул һәркемнең хәтерендә зирәк, кыю һәм тормыш сөючән, һәрвакыт яңа идеяләр белән янучы һәм аларны тормышка ашырырга һәрвакыт әзер кеше буларак калачак.

Чыганак: http://spas-rt.ru/news/novosti/spas-rayonynda-bek-vatan-sugyshyny-sogy-veterany-beln-khushlashtylar

Бәйле