Россиялеләргә өстәмә 7 көн ял бирү тәкъдиме белән чыктылар

Дәүләт Думасында ЛДПР партиясе җитәкчесе вазифасын башкаручы Леонид Слуцкий Россия халкына кышкы яки язгы бәйрәмнәрдә күбрәк ял көннәре бирергә кирәк дип саный.

«ЛДПР партиясе еллык 28 көн отпускка тагын җиде ял көне өстәргә тәкъдим итә», — диде ул партиянең 1 май бәйрәме акциясендә.

Леонид Слуцкий сүзләренчә, өстәмә ялларны һәркем үзе теләгәнчә – Яңа елда як май бәйрәмнәрендә куллана алачак.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/05/80947/

Бәйле