26 апрель көнне Чуаш Борнаенда Украинада махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган рядовой Владимир Николаевич Толстов белән хушлашу митингы булды, дип яза “Әлки хәбәрләре” газетасы.
Бу авылда бер үк йорттан икенче хәрбине җирләделәр әлкилеләр. Мартта шушы өйдә туып үскән лейтенант Иван Валерьевич Дулатов белән хушлашкан иделәр. Иванның бертуган апасы Наталья Валерьевна Толстова гаиләсенә дә кайгылы хәбәр килде. Хәзерге вакытта Тольятти шәһәрендә яшәүче Толстовлар уллары Владимирны туган авылларында җирләргә дигән карарга килделәр.
Соңгы юлга Владимир Толстовны олы мәртәбә күрсәтеп озаттылар. Матәм чарасында район җитәкчеләре, республика хөкүмәте вәкилләре, Владимир Толстовның хезмәттәшләре, авылдашлары катнашты. Солдатны соңгы юлга почетлы хәрби каравыл һәм оркестр озатып барды.
Мәрхүм белән хушлашу церемониясе Чуаш Борнае мәктәбе каршында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларга куелган һәйкәл янында үтте.
Район башлыгы Александр Никошин мәрхүм гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашты һәм батыр солдатны искә алу өчен бер минутлык тынлык игълан итте.
Матәм митингында Республика Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев та чыгыш ясады.
Аннан сүз республиканың Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровка бирелде.
Владимир Толстов турында истәлекләре белән ул хезмәт иткән часть вәкиле майор Андрей Ваймер уртаклашты:
– Сугышчан хезмәттәшеңне югалту бик авыр. Дустыбызга нибары 21 яшь кенә иде. Ул безнең өчен Вова иде. Вова дип атадык аны, чөнки бик юмарт, хәлгә керә белүчән кеше иде ул. Күзләреннән ук нинди әйбәт кеше булуы аңлашыла иде. Шулай ук без аны Владимир Николаевич буларак та хәтердә сакларбыз. Беркем артына качмыйча, алгы сафта сугышты, батырлык кылды. Ул Батырлык орденына тәкъдим ителде. Дустыбыз моңа бик тә лаек иде. Аның якты хатирәсе күңелләребездә озак сакланыр, – диде ул.
Мәрхүмнең туганнары, якыннары исеменнән Василий Ермолаев сүз алды.
– Без соңгы вакытта Владимирның үлеме турындагы хәбәр дөрес булмасын иде, дигән өмет белән яшәдек. Әмма могҗиза булмады – улыбызны, туганыбыз һәм энебезне, оныгыбызны югалттык. Тормыш законнары бозылды: әти-әни балаларын җирләргә тиеш түгел иде бит. Барлык туганнар исеменнән Вовабызны соңгы юлга озатырга килгән һәр кешегә рәхмәт әйтәм. Авыр чакта сез безгә терәк булдыгыз, – диде ул.
Әфганчы-интернационалист Петр Чулков үз чыгышында:
– Ватанны саклаучы дигән профессия бар. Владимир Николаевич аның бик кыен, җаваплы буласын белә торып шул юлны сайлады. Үзенең антына тугры калып, ул гомерен корбан итеп Ватан алдында бурычын үтәде. Якташыбыз хәтеребездә батырлык үрнәге булып сакланыр, – диде ветеран.
Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев та Владимир Толстовның герой егет булуын билгеләп узды.
Владимир Толстов Чуаш Борнаеда абыйсы Иван Дулатов белән янәшә җирләнде.